Республикакүләм Чыршы бәйрәмендә Тукай әкиятләренә нигезләнгән тамаша күрсәтәләр
Бүген Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда күрсәтеләчәк республика күләмендәге Яңа ел бәйрәме тамаша программасы Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп төзелгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифи...
Бүген Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда күрсәтеләчәк республика күләмендәге Яңа ел бәйрәме тамаша программасы Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп төзелгән. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Республикакүләм Чыршы бәйрәменә 8 меңләп уку алдынгысы, олимпиадаларда җиңүчеләр, Татарстанның балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм әйдәп баручылары чакырылган. Тантаналы чарада 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар катнаша. Аларга Габдулла Тукай әкиятләренә нигезләнеп төзелгән «Әкиятләрнең кайтуы» тамашасы күрсәтеләчәк», – диде ул.
Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, тамашада меңгә якын артист һәм җырчы катнаша. Шулай ук популяр җырчы Юлианна Караулованың да чыгыш ясавы көтелә.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк