Рифат Фәттахов продюсерлар берләшмәсенә тыныч кына эшләргә ирек бирүләрен сорады
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рәшит Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов фикеренчә, дәүләт структуралары продюсерлар эшенә тыкшынырга тиеш түгел. Бу хакта ул кичә Д...
(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Рәшит Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов фикеренчә, дәүләт структуралары продюсерлар эшенә тыкшынырга тиеш түгел. Бу хакта ул кичә Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында белдерде. Биредә республикада музыка сәнгате үсеше концепциясен эшләү турында сөйләштеләр.
Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова әлеге концепциянең асылын билгеләп узды. Концепция дөньякүләм музыка сәнгатенең актуаль тенденцияләрен, татарларга хас музыка һәм уен кораллары өлкәсендә фәнни эзләнүләрне исәпкә алуны, дәүләт-хосусый партнерлык мөмкинлекләрен, продюсерлык институтын үстерүне, Татарстанның композиторлар мәктәбе торышын, музыкаль инфраструктура үсешен һәм башкаларны күздә тота.
Үз фикерен Рифат Фәттахов белдерде. “Продюсерлар белән партнерлык мөнәсәбәтләре кирәклеген аңлыйм, моның белән тулысынча килешәм. Продюсерлык институты әле көч җыеп кына килә. Партнерлыкның нигезе дигәндә, без, беренче чиратта, үзара хөрмәт икәнен аңларга тиештер. Бу иң элек - кысылмау, комачауламау. Дәүләт структуралары тарафыннан продюсерлык җәмгыятенә иң зур ярдәм шул булачак: безгә тыныч кына эшләргә ирек бирегез”, - дип мөрәҗәгать итте ул Эльвира Камаловага.
Продюсер фикеренчә, бу өлкәдә проблемалар күп. “Үсеш проблемалары бар. Беренче адымнарны гына ясыйбыз әле. Без цивилизацияле мөнәсәбәтләргә килергә тиеш. Бу бер көнлек мәсьәлә түгел. Вакыты белән барлык проблемалар хәл ителер дип уйлыйм”, - диде ул.
Эльвира Камалова Ваһапов исемендәге фестивальне уздыруга ел саен Татарстан бюджетыннан акча бүлеп бирелүен әйтте. 2018 елда фестивальне үткәрүгә 13 млн 650 мең сум акча каралганын билгеләп узды. “Бу кечкенә сан түгел. Без фестивальнең иҗади өлешенә беркайчан тыкшынмыйбыз. Ул (Рифат Фәттахов – Т.И. искәрмәсе) Ваһапов фестиваленең сәясәтен тулысынча үзе формалаштыра. Ә акча бит бюджеттан килә. Әле бу хакта аның белән сөйләшербез. Минемчә, дәүләт акчасына уздырыла торган проектлар билгеле бер тәртиптә булып, контрольдә тотылырга тиеш дип саныйм”, - диде министрның беренче урынбасары. Эльвира Камалова фикеренчә, фестиваль һәм продюсерлык институты кебек төшенчәләрне аерып карый белергә кирәк. Продюсерлык институты дигәндә, шәхси акча да күздә тотыла, ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк