Ринат Рәхмәтуллин юл һәлакәтендә үлгән Алинә турында: «Яңа фатирына күчәргә йөргән иде»
27 июль көнне җырчының төркемендә биюче кыз Алинә юл фаҗигасендә һәлак була. Аны туган ягы Азнакай районы Балтач авылына җирлиләр.
27 июль көнне җырчының төркемендә биюче кыз Алинә юл фаҗигасендә һәлак була. Аны туган ягы Азнакай районы Балтач авылына җирлиләр.
– Алинәнең безнең белән эшли башлавына 1 генә ел иде әле. Бик талантлы, ягымлы кыз иде. Казанда фатир алган иде. 15 августта күчәм дип йөрде. Тик насыйп булмады. Алинә үзе рульдә булган. Әнисе белән каядыр барганнар. Әнисе тән җәрәхәтләре алган. Алар искесе генә яши иде дип беләм, – ди Ринат Рәхмәтуллин. – Яңа сезонга яңа планнар төзегән идек. Язмышны узып булмый. Кем белән бит 28 яшендә китеп барыр дип. Алинәне бик яраттык, бергә эшләгән вакытлар мәңге истә калыр. Якыннарын югалту җиңел түгел. Урыны оҗмахта булсын. Әнисенә сабырлык телибез, диде җырчы.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк