Ришат Төхвәтуллин Илһам Шакировның музеен булдырырга тәкъдим итә
Татар эстрадасы җырчысы Ришат Төхвәтуллин берәр концерт залы бинасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган музей булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ"...
Татар эстрадасы җырчысы Ришат Төхвәтуллин берәр концерт залы бинасында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировка багышланган музей булдырырга кирәк дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.
"Әгәр берәр концерт залында Илһам Шакиров музее булдырылса, ул бер бүлмә булырга тиеш дигән генә сүз түгел. Экспозициянең бер өлешен фойега, бер өлешен рекреацияләргә урнаштырырга булыр иде. Мәсәлән, кафе, буфетларда аның җырлары яңгырап торырга мөмкин", - диде ул.
Ришат Төхвәтуллин Илһам Шакиров белән бәйле һәр нәрсәне кешеләр күрерлек, ишетерлек, истә калдырырлык итеп эшләргә кирәк дигән фикердә.
"Шулай ук яшь буынга да кызыклы булсын! Концерт залы аның исеме белән аталган икән, бу залда бар нәрсә дә Илһам абыйны хәтерләтеп торырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки ул бар гомерен сәхнәгә багышлаган, иҗат дип, милләт дип яшәгән бөек артист", - диде җырчы.
"Мәскәүдәге Крокус Сити Холл концерт залы бинасында урнашкан Мөслим Магомаев музеен мин беренче тапкыр күрүем. Музей бик лаеклы, экспозициясе яхшы, бик күп шәхси әйберләре һәм хәтта концерт костюмнары да куелган. Мин чыгыш ясаган зал үзе дә Мөслим Магомаев исемен йөртә" , - диде ул.
"Моңа кадәр авыл, район мәдәният йортларында данлыклы якташларга багышланган музейлар күргән бар иде. Тик алар бик гади, җирле мәдәният хезмәткәрләре көче белән генә эшләнгән", - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк