Логотип
Хәбәрләр

Россиялеләргә диспансеризация өчен ике көн ял бирергә мөмкиннәр

Җомга көнне бу турыда Дәүләт Думасы пленар утырышында закон проекты авторларының берсе депутат Николай Герасименко җиткергән. Россиялеләргә диспансеризация узу өчен ике көн өстәмә ял бирү турында төз...

Җомга көнне бу турыда Дәүләт Думасы пленар утырышында закон проекты авторларының берсе депутат Николай Герасименко җиткергән.

Россиялеләргә диспансеризация узу өчен ике көн өстәмә ял бирү турында төзәтмәләр белән закон проекты икенче укылышта тулыланырга мөмкин. Бу турыда пленар утырышта закон проекты авторларының берсе депутат Николай Герасименко җиткергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Дәүләт Думасы пленар утырышта беренче укылышта россиялеләргә диспансеризация узу өчен ике көн өстәмә ял бирүне тәкъдим итүче закон проектын карый.

“Икенче укылышка төзәтмәләрне без кертербез – бер көн түгел, ә диспансеризация өчен ике көн ял”, - дигән Герасименко.

Ул Министрлар Кабинеты фикере буенча, диспансеризация узу өчен бер көн җитмәгәнлеге турында хөкүмәт тарафыннан кисәтү булуын аңлаткан.

Фото: pixabay.com

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021