"Сәләт - Тел" җәйге аланында ял итүче балалар телләр белүнең әһәмиятен аңлата
"Сәләт" балалар һәм яшьләр республика оешмасының "Сәләт - Тел" җәйге аланында ял итүче балалар телләр белүнең әһәмияте турындагы фикерләрен белдерү өчен махсус видеомөрәҗәгать әзерләгән. Видеороликны...
"Сәләт" балалар һәм яшьләр республика оешмасының "Сәләт - Тел" җәйге аланында ял итүче балалар телләр белүнең әһәмияте турындагы фикерләрен белдерү өчен махсус видеомөрәҗәгать әзерләгән. Видеороликны Фейсбук социаль челтәрендә "Теория" дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов урнаштырган.
- «Сәләт-Тел» аланы 2009 елдан бирле эшли. 2013 елдан ул «Сәләт» йортында ел әйләнәсе эшли торган телләр мәктәбе форматын алды. Аланда Россиякүләм, Халыкара конкурсларда, олимпиадаларда җиңеп, портфолиолар конкурсы нигезендә сайлап алынган сәләтле бала катнаша. Аланда «Татар теле», «Инглиз теле», «Төрек теле», «Испан теле», «Француз теле», «Фарсы теле», «Алман теле», «Кытай теле» остаханәләре эшли. Проектның максаты – сәләтле яшьләр өчен чит телләрдә аралашу мохите булдыру һәм аерым телләрне тирәнтен үзләштерү мөмкинлеге бирү. Алан эшендә филология һәм лингвистика өлкәсендәге белгечләрдән кала, чит ил кунаклары да катнаша.
Бер минуттан артык дәвам иткән роликта балалар аланга кайдан килүләре һәм нинди телләр белүләре турында сөйли. "Безнең шигарь - күпме тел, шуның кадәр дөнья! Күп телләр белү - көч һәм байлык. Туган телне белү - шәхеснең әхлакый яктан сәламәтлеге нигезе һәм халыкның тарихына ачкыч", - ди алар. "Бүген тел бетсә, иртәгә халык та бетәчәк. Телсез - нәсел юк, нәселсез - ватан юк. Татар һәм рус телләре - Татарстанның дәүләт телләре. Без дәүләт телләрен әйбәт белергә тиеш!" - дип өнди балалар.
Видео: https://www.facebook.com/iayupov/videos/10160279606325136/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк