Логотип
Хәбәрләр

Сабантуй вечеринкасы өчен 10 кг бушлай чәк-чәк: Казанның 3 нче икмәк пешерү заводы һәм «BAZZAR» клубы коллаборациясе

Профсоюз урамының нәкъ уртасында чын татар бәйрәме: халык биюләре, баянчылар, бәйгеләр һәм шашлык зонасы.

24 июньдә төнге клубта «My life… My rules» сериясе кысаларында Сабантуй перформансы узачак. Чара Казан шәһәре Сабан туе көненә туры килә. Профсоюз урамының нәкъ уртасында чын татар бәйрәме: халык биюләре, баянчылар, бәйгеләр һәм шашлык зонасы. Чара кунакларына инде чәк-чәкле чакырулар таратылган.

Дүрт ел дәвамында «My lifeMy rules» – клубның иң көтеп алынган вечеринкаларының берсе. Аның хедлайнеры – «Татарстанның халык диджее» Сөләйман, аның образына күпләр гашыйк булды. Әлеге чарада бөтен кешегә таныш булган, шул исәптән татар телендә дә яшьлек треклары уйнаячак.

Әлеге чара өчен махсус рәвештә икмәк-булка һәм кондитер эшләнмәләрен бик озак еллар дәвамында җитештергән Казанның 3 нче икмәк пешерү заводы 100 чәк-чәкне бушлай тапшырды. Тәм-томнарның гомуми авырлыгы 10 килограммны тәшкил итә, татлы ризыкның һәрберсе чакыру белән бергә чара кунакларына таратылды. Мондый коллаборация 1939 елда нигез салынган Казанның 3 нче икмәк пешерү заводының заман белән бергә атлавы һәм шәһәр яшьләре инициативаларын хуплавы турында сөйли. Искәртеп узыйк, ике оешманың хезмәттәшлегенә «MOBi digital» маркетинг агентлыгы эшчәнлеге ярдәмендә ирешелде.

«Без, озак уйлап тормыйча, татар тәм-томнары бәйрәм белән турыдан-туры ассоциация булдыра дигән фикергә килдек, шуңа да чәк-чәктә тукталырга булдык. Җитмәсә, «My life… My rules… вечеринкаларында һәрвакыт милли кухняның татлы ризыклары була. Икмәк пешерү заводы белән коллаборация без уйлаганнан да яхшырак килеп чыкты. Шушындый зур оешманың яшьләр бренды белән коллаборация оештыруы, әлбәттә, шатландыра», – ди  клубның арт-менеджеры Руслан Чәчәков.

Клуб командасы шуңа инанган: милли стильдәге кичәләр яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыру өчен мөһим. «Без Татарстан Республикасында яшибез, шуңа да мәдәният, гореф-гадәтләргә теләктәшлек күрсәтмәү, минималь дәрәҗәдә татар телен белмәү инде хупланылмый», – дип ассызыклый чараны оештыручылар. 6+

Фото: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк