Логотип
Хәбәрләр

«Сәйдәш» Мәдәният үзәгендә Gauga төркеменең концерты узды

17 гыйнвар узган концертта Gauga төркеме белән беррәттән Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры җырлады.

Программага төркемнең төрле елларда чыккан альбомнарыннан иң популяр җырлары кергән иде. Концертка Gauga-ның тугры фанатлары ныклап әзерләнгән: алар башка тамашачылардан аерылып торыр өчен кызыл яки куе кызыл төстәге киемнәр сайлаганнар. Шуңа өстәп, аерым җырлар яңгыраганда телефоннарның фонарьларына беркетеп куяр өчен төрле төстәге ябыштыргычлар да тараттылар. Тамашачылар һәм сәхнәдәге артистлар бер дулкында булып, сәгать ярымга якын вакыт сизелмичә үтте. 

Фото Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021