Салават Элвин Грей турында: «Булмаган тавыш бетми ул»
Радик Юльякшинның 9 меңнән артык тамашачы җыеп «Татнефть Арена» сараенда узган концертын бөтен кеше сөйли. Әлбәттә, бу яңалык артистларны да читләтеп үтми, җырчының уңышына чын күңелдән сөенүчеләр күп...
Радик Юльякшинның 9 меңнән артык тамашачы җыеп «Татнефть Арена» сараенда узган концертын бөтен кеше сөйли. Әлбәттә, бу яңалык артистларны да читләтеп үтми, җырчының уңышына чын күңелдән сөенүчеләр күп булса да, кайберәүләрнең эче дә поша башлаган бугай.
Күптән түгел социаль челтәрләрдә «Татар-Today» порталының кызыклы репортажы барлыкка килде. Видеода портал хәбәрчесе Ильшат Вакказов Салават Фәтхетдиновка провокацион сорау бирә. Радик Юльякшинның 9 меңнән артык тамашачы җыеп концерт куйганына үз фикерен белдереп, Салават: «Тагын 9 мең җыйсын, 19 мең, 29 мең җыйсын», – дип җавап кайтара. Шулай ук җырчы Elvin Greyның моңы юк дигән фикергә Илһам абый Шакировның сүзләрен китерде: «Булмаган тавыш бетми ул», – дип шаяра ул. «Мәңге җырласын, һәркем үз эшен эшли. Милләткә генә каршы эшләмәсеннәр», – дип сүзен йомгаклый артист.
Бу видеоның тамашачылар арасында зур шау-шу куптарасы көн кебек ачык. Салават белән Элвин Грей арасында булган бәхәсне барыбыз да хәтерлидер. Салаватның сүзләренә кушылып, биредә Радик турында төрле каршылыклы фикерләр очрый, концертына билетларны бушка да таратканнар имеш. Видео астындагы комментарийлардан Радикны яклап чыккан бер фикерне китерәбез:
«Алар икесе дә башкортлар. Берсе карт башкорт көтүчесе, Казанга алданрак килеп, бәхет елмайган. Илһам абый әйтмешли, «Салават җырчы түгел, ул бизнесмен. Сәнгатьне кәсеп итеп файдалану». Вәт «акыллы» сүз әйткән икән Радик адресына. «Манчыды» имеш – булмаган тавыш бетми. Бу үзеннән чыгып әйткән бугай, нишләп тавышы бик иртә бетте икән? Ә Радикка килгәндә, аның планкасы инде беркемне дә буе җитмәслек югары. Казан урамнары – урысы да татары да бүген татарча җырлый. Моны яшь, талантлы башкорт егете эшләде. Афәрин, Радик! Яшәсен татар-башкорт дуслыгы!
Тагын ике артист арасында кара болытлар куера башлады ахры... Руслар әйтмешли «То ли еще будет!»
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @elvin_grey_music,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк