Салават Фәтхетдинов төрмәдә нишләгән?
Кичә эстрадабызның популяр артисты Салават Фәтхетдинов Казанның 2нче номерлы төрмәсендә ирегеннән мәхрүм ителүчеләр каршында чыгыш ясады. Җырчы биредә инде элек тә чыгыш ясавын искәртә, тик ул вакытта...
Кичә эстрадабызның популяр артисты Салават Фәтхетдинов Казанның 2нче номерлы төрмәсендә ирегеннән мәхрүм ителүчеләр каршында чыгыш ясады. Җырчы биредә инде элек тә чыгыш ясавын искәртә, тик ул вакыттан монда утыручылар алышына.
«Акча түләп керсәләр дә, бушка карасалар да...Чыгасың да, нәрсә беләсең – шуны эшлисең инде. Бу минем эшем. Гомер буена тормышның төрмә коймасының теге ягындагы матурлыгы хакында җырлыйбыз», – ди Салават Фәтхетдинов. Концертта Салават үзенең Р.Миңнуллин сүзләренә иҗат ителгән легендар «Әнкәмнең догалары» җырын башкарды. Бу җырны тыңлаганда кемнәрдер уйланып утыра, кемнәрдер якыннарына исәнлек теләп, дисбе тарта. Бу мизгелләрдә залда битараф булучылар калмый, билгеле. Җыр-моңлы тамашаны шулай ук иҗади гаилә, Салават Зәки улының укучылары Эльмира һәм Рафил Җәләлиевләр дуэты бизи.
Соңыннан җырчы тамашачыларын үткәндәге хаталарны кабатламыйча, өйләренә үрнәк булып кайтырга чакырды.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @salavat_fatkhutdinov_official
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк