«Сандугач сайрар илем» фестивале җиңүчеләре ачыкланды
Әлмәттә XXII «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәкара фестиваленең гала-концерты узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. Яшь талантларны барлауга юнәлдерелгән бу күркәм фестиваль ел...
Әлмәттә XXII «Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәкара фестиваленең гала-концерты узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә. Яшь талантларны барлауга юнәлдерелгән бу күркәм фестиваль ел саен «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәме белән уздырыла. Быелгы бәйге программасына Татарстан Республикасының нефтьчеләр төбәгенең 20 торак пунктыннан килгән 2 меңнән артык катнашучы иде. «Татнефть» компаниясе һәм генераль директор Наил Маганов исеменнән гала-концертта катнашучыларны «Татнефть» компаниясең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сәламләп узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Әлмәттән Азалия Зарипова һәм Камилә Абдуллина, Азнакай шәһәреннән Рубис Зыятдинов, Түбән Камадан «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле Гран-при иясе булды.
Фото: Наил Гатауллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк