Логотип
Хәбәрләр

Сәнгать аша – Җиңүгә! Әлфия Айдарская Муса Җәлил турында

“Ул күзләре белән елмая” Барыбыз да белгән, әмма күбебезгә таныш булмаган Муса Җәлил... Сүзебез бөек шагыйрь хакында булыр. Сара Садыйкова истәлекләренә тап булгач, аның кызы Әлфия Айдарская белән әңгәмә корырга булдым.

- Әлфия ханым, сезнең күңелегездә Муса Җәлил нинди булып истә калды?

  • Муса Җәлил турында мин әни һәм әтидән (әтисе – Газиз Айдарский) бик күп ишеттем. Әмма иң истә калганы – 1933 нче елда, әти үлгәч, аның белән танышу иде. Мин әле ул вакытта бала, аңлап бетермим, машинада утырам. Ишекне ниндидер абый ачып җибәрде, аның күзләрендә булган җылылыкны тойдым, ул күзләре белән елмайган төсле булды. Әле әтине кремацияләү эшләрен дә ул сөйләшеп куйган иде. Бик яхшы кеше иде Муса абый.

- Белгәнемчә, әниегезнең дә аның турында истәлекләре бар?

  • Әйе, 1939 нчы елда алар Мәскәүдән Казанга кайткач бер йортта яшиләр (Н. Ершов урамы, 2 нче йорт). Ул вакытта Муса Җәлилнең гаиләсе Мәскәүдә яши (Әминә ханым белән кызлары Чулпан).

- Алар иртәнге ашны һәрвакыт бергә утырып ашаган, диләр, дөресме бу?

  • Әни аны үзе чакыра торган була. “Примус”ны кабызып иртәнге аш әзерләгәндә: “Менә күршекәегез килде”, –  дип, чынаягын, май, шикәр, ипиен тотып Муса елмаеп килеп керә иде дип сөйләгәне бар әнинең. Шуннан соң бергәләп репетициягә китә торган булганнар. Күңеле чиста, матур, ихлас елмая белүче кеше дия иде әни Муса Җәлил турында. Аннары еллар үтә бара Муса абыйның фотоларын гәзитләрдә бастырып чыгара башладылар, аны “халык дошманы” дип атыйлар иде. Ничек инде шундый ягымлы карашлы, киң күңелле кеше дошман булсын дип, әни белән шаккатып йөргән истә. Аннары инде моның яла ягу икәнен белдек.

 

Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийның кызы Әлфия Айдарская белән менә шундый эчтәлекле әңгәмә килеп чыкты. Чыннан да, Муса Җәлил “күзләре белән елмая” белгән шәхес, каһарманыбыз! Ә инде аның барлык шәхси әйберләре безнең Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм филиалы – Муса Җәлилнең мемориаль музей-фатирында саклана. Ел саен Муса Җәлилнең туган көнендә Милли музейда тантаналы рәвештә “Моабит дәфтәрләре”н киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы уза. Хәер, моның турында озаклап сөйләп тору кирәк тә түгел, татар җанлы һәрбер милләттәшебезнең әлеге бәйрәм тантанасында катнашканы бардыр дип уйлыйбыз. “Моабит дәфтәрләре”нең төп нөсхәсен бары шушы көнне – 15 нче февральдә күрергә мөмкин.

Муса Җәлилнең музей-фатирында да бик кадерле истәлекләр саклана. Аны да килеп күрегез! Без тарихыбызны белергә һәм горурланырга тиеш!

Татарстан Республикасы Милли музееның мәдәни-агарту бүлеге фәнни хезмәткәре Данис Рәмис улы Хисмәтуллин әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021