Логотип
Журналда укыгыз

Сәнгатьтә бер генә критерий - талант! Илдар Хәйруллин белән әңгәмә

Инде сөйлисе сөйләнгән, әйтәсе әйтелгән кебек тоелса да, сөйләшер сүз бетми бит ул. Күренекле сәхнә осталарыбыз, зур хөрмәткә ия олпат шәхесләребез белән күрешеп аралашу алтын бәясенә тора! Мин дә мондый бәхеткә ирештем. “Фирменный” тавышы белән аерылып торучы, үзенең уйнавы белән генә түгел, укытуы белән дә татар театр дөньясын яктыртучы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллинның канатлы сүзләре, саллы фикерләре, кадерле истәлекләре сезнең хозурга!

“Элек “Знак качества” дигән нәрсә бар иде”

Соңгы 10 ел эчендә шаккатырган һәм күңелгә яткан берничә спектакль булды. Беренчесе – Айдар Җаббаров куйган “Тормышмы бу”. 100 ел элек язылган әсәрне бүгенге күзлектән карап куя алуына шаккаттым! Ул вакытта аңа әле 27 яшь кенә иде бит! Ләкин күңелне әрнеткән хәл дә булды. Премьерадан соң залдан чыгып барам, алдымда ике журналист. “Гаяз Исхакыйның бөтен начар типажларын җыйганнар да, безгә күрсәттеләр”, - диләр. Шул сүзләргә әрнүем... Гаяз Исхакыйның начар типажлары юк! Гаяз Исхакый – ул классик! Ул үз заманының бөтен фаҗигасен күреп, аңлап яза, шуларны безгә җиткерә. Һәм, әйтергә кирәк, бик югары сыйфатлы әсәрләр итеп җиткерә бит! Татарларны чын, тере итеп күрсәтә. Чынбарлыкта булмый торган илаһи зат итеп кенә түгел. Теге журналистларга, күрәсең, өстән-өстән генә тасвирланган, гади, әдәпле татар кирәк булгандыр. Ә монда бит Лев Толстой, Антон Чехов тирәнлегендәге фикерләр ята... 

Икенчесе Әлмәттә шулай ук Айдар Җаббаров куйган “Ул әле өйләнмәгән иде”. Шаккаттым! Искиткеч спектакль! Безнең театрларда бит еш кына йә халыкка гына юнәлтелгән, халык өерелеп йөрсен дип кенә спектакль куялар, йә фестиваль өчен мөгез чыгаралар. Ә Айдарның менә бу ике спектакле бик шәп итеп ике якка да эшли: халык та карый, фестивальдә дә оялмыйча, рәхәтләнеп күрсәтә һәм урын алырлык. 

Өченчесе – “Яңа татар пьесасы”нда катнашып җиңгән “Көзге кайтаваз” спектакле. Укыганда миңа бик үк ошап бетмәгән иде ул пьеса. Ә Фәрит Бикчәнтәев аны шулхәтле кызык формага керткән. Башта кабул итмәгән төсле буласың, ә аннары кинәт кенә “Кара әле, бу бит бүгенге көн вәзгыятенә бик туры килә, уйландыра”, - дип шаккатасың. Автор тарафыннан бирелгән тирән фикерне режиссёр җиңел формада тамашачыларга җиткерә. Әгәр шул мөһим тема җиңел формада түгел, ә бик җитди итеп куелса тамашачы спектакльнең яртысыннан ук чыгып китәр иде. Көн кадагында булган теманы шундый формада җиткерүе Фәрит тарафыннан бик тә дөрес булды. Шул нисбәттән Әлмәт театры тарихында булган бер әйбер искә төште. Советлар заманында кемдер чөгендер җыю турында пьеса яза. Колхоз план үтәргә тиеш бит, бу шул вакытлар. Пьесада производственная проблема. Ничек итеп көз җитә, яңгырлар ява, шунда ничек чөгендерне җыярга кирәк. Шуннан театр авылларга гастрольләр белән чыга. Көз, яңгыр... Болар спектакль уйный башлый. Спектакльнең яртысына җиткәч бер салмыш мужик тора да “Өйдә чөгендер, эштә чөгендер. Клубка килгән идем, монда да чөгендер! Туйдырдыгыз инде шул чөгендерегез белән!”, - дип чыга да китә. Кайда, кемгә, нәрсә куйганны чамаларга кирәк! “Внутренний цензор”ның гел уяу булуы мөһим. Теге яки бу пьеса ошарга да, ошамаска да мөмкин, ләкин әсәр беренче чиратта режиссёр күңеленә ятарга тиеш! Мисаллар җитәрлек бит. “Гөргөри кияүләре”ннән башта барыбыз да йөз чөердек, ә ул инде 30 ел сәхнәдә бара. “Сөяркә”не дә бер артист та яратмады, бөтенебез сүктек. Гомердә авыр эндәшми торган кешебез, аз сүзле артистыбыз Әнвәр абый Гобәйдуллин да “Бу нинди ямьсез әйбер? Нишләп аласыз?” диде. Ә куйганнан соң ул спектакль 10 еллап барды! Шуңа күрә әсәр сайлаганда, куйганда соңгы сүз һәрвакыт режиссёрныкы була.  

“Көзге кайтаваз”да яшь кызның әби булып уйнавына да бәйләнерлек түгел (Камал театрының яшь актрисасы Эльза Моратхуҗина бу спектакльдә өлкән яшьтәге профессор Минзилә Зәкиевнаны уйный – авт.). Монда аның формасы табылган. Чын сәнгатьтә “кыланып уйный, матур, әйбәт” дигән төшенчәләр юк. Сәнгатьтә бер генә критерий – талантлы! Әгәр талантлы икән, теләсә кайсы форманы да кабул итәсең. Бу тамашачының бәгыренә үтәме? Аның тойгыларын кузгатамы? Аны фикерләргә, уйланырга мәҗбүр итәме? Менә шул була талант! Талантларны театрга алу бик җитди, нечкә процесс. Хәзер студентларны труппага төркеме белән алалар. Ә элек башкача иде. Режиссёр диплом эшен карый да, курстан 2-3 кешене сайлап-сайлап кына ала. Академия театрына иң шәпләр, иң продуктив яшьләрне алалар шулай. Элек “Знак качества” дигән нәрсә бар иде.

“Чибәрлек туйда кирәк...”

Актерга яки актрисага чибәр булу мөһим. Сәхнә өчен! Ләкин хикмәт чибәрлектә түгел. Театр тарихына гына күз салсак та, чибәр, әмма буш, салкын күзле бихисап артистлар искә төшә. Ә менә Фуат Халитов – кечкенә генә буйлы, кәкре аяклы, ябык гаүдәле иде. Ул бүген Островский әсәрендә сәрхүшне уйный, икенче көнне рус миллионерын! Аңа гына карап тора идек. Чибәрлек туйда кирәк, ә тормышта кешенең эчке уй-халәте, эчке дөньясы чиста, матур булсын. Менә шунда гына кеше башкалар өчен дә кызыклы була. 

“Башта Әлифба китабы аласың, иҗекләп укырга өйрәнәсең”

Укырга кергәндә мин татарча белми идем. Совет чорында рус төркеменә русларны җыялар иде, татар төркеменә татарларны. Мине – бөдрә чәчле татарны (“чегән” дип йөртәләр иде) рус төркеменә алмыйча, татар төркеменә җибәрделәр. Телне өйрәнүемдә берничә мөһим фактор булды. Беренчедән, укытучылар! Исемлеккә генә карасак та күп нәрсә аңлашыла: Марсель Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтәев, Асия Хәйруллина... Асия апа бик авыр холыклы, ләкин менә дигән укытучы иде. “Башта Әлифба китабы аласың, иҗекләп укырга өйрәнәсең”, - дип әйткән кеше дә шул булды. Кычкырып-кычкырып укуымны ныклап тикшерә иде. Ләкин әле училищены тәмамлаганда да русча акцентымнан арынып бетә алмадым, логик басымнарым да дөрес түгел, фикерләвем дә русча иде. Эшли-эшли, үземне контрольдә тотып телем чистарды. Ләкин безнең кайбер артистлар торрмышта русча сөйләшеп, сәхнәдә татарча сөйләшкәндә рус акценты ишетелә иде. Чөнки сөйләм аппараты русча сөйләшүгә җайлаша. Хәзерге яшьләрдә дә андый гөнаһ бар... Ә бит минем колакта Камал III, Нәҗиб Гайнуллин, Фатыйма Ильская, Шәүкәт Биктимеров, Габдулла Шамуковлар сөйләшү яңгырый... Аларда аһәң бар иде. Ә хәзер татар аһәңе югалып бара. Тормышта татар балаларының җөмлә төзелеше русча. Үз телләрен начар беләләр. 

Мин 5 яшькә хәтле татарча гына сөйләшкәнмен. Әле һаман истә: русча сөйләшәбез дип кыланып уйлап тапкан сүзләр куллана идек. Шуннан соң балалар бакчасы, мәктәп китте. Менә аларда уку, аралашу гел русча гына булды шул. Трамвайда дәү әни белән татарча сөйләшә башласак “кончайте!” дип кенә әйтәләр иде... Аннары 1961 елда Сабага күчендек, 4 ел шунда укыдым. Рус классы булса да, укучылар үзара татарча гына сөйләштеләр. Менә шунда инде миңа татар рухы сеңә башлады. Ләкин йөгерек сөйләшми идем. Бар нәрсә дә үзеңнән тора. Үз телебезене бетерергә, туган телдә сөйләшмәскә дип безгә Мәскәү кушмый, үзебездән, гаиләдән башлана ул! 

“Артистлар “влюбчивый” булырга тиеш”

Артистлар, гомумән иҗат кешесе гашыйк булучан/”влюбчивый” булырга тиеш. Туфан Миңнуллинның сүзен генә искә төшерик: “Әгәр мин гашыйк булудан туктасам, минем иҗатым бетәчәк”. Ярату, мәхәббәт ул стимул бирә. Яшьлектә бигрәк тә еш иде инде ул гашыйк булулар. Спектакль башланып сәхнәгә чыккач залга карыйсың да, берәр чибәр кызны күреп алып, аның өчен уйный башлыйсың. Элеккеге театр мәктәбендә тәрбияләнгән, ныгыган мәшһүрләребез дә нәкъ шулай эшли торган булган. 

“Шабашкалар” артистны бетерә!”

“Шабашкалар” артистны бетерә! Бетермәсә дә, төп эшенә зыян сала. Сәләтле кеше әле үзен контрольдә тота ала, үз дәрәҗәсен төшерми. Ә менә урта кул артистларга шабашкалар зыянга... Ләкин һәрбер артист үзен бик сәләтле дип саный бит. Теге яки бу амплуада “бата баруын” сизмәскә дә мөмкин. Әмма бу очракта гаеп артистта түгел, ә режиссёрда. Режиссер артистның эчке халәтен ачып бирергә тиеш, аның индивидуаль ягын күреп, шуны үстерергә.

“Среднячок” бик шәп артист булып китә”

Театрда 5 ел эшләгәннән соң Марсель абый Сәлимҗанов Казан театр училищесында укытырга чакырды. 1974 елда “Киләсе елда Бөек Җиңүнең 30 еллыгы була, спектакль куегыз” диделәр. Бер төркем яшьләр җыелдык та, темага туры килгән пьесаны алдык. Режиссёр итеп мине сайладылар. Башта театрда спектакльне уйный идек, аннары төнге икеләргә хәтле шушы яңа спектакльнең репетициясенә кала идек. Куйдык, Марсель абый карады, ошатты, берничә генә урында төзәтте. Күрәсең, шуннан соң Марсель абый миндә мөгаллимлек, режиссёрлык осталыгы орлыкларын күреп алган. Шулай итеп 1975 елдан бирле балалар укытам. 

Театр училищесына килгән яшьләрнең төрлесе бар. Мин 55 ел укытам, тәҗрибәм зур. Шундый әйберне күзәтәм: әйбәт укыган балалар театрда калмый. Ә “среднячок” бик шәп артист булып китә. Менә ул уртача гына укып йөри-йөри дә, театрга килгәч ачыла. Күрәсең, аның театрга булган мәхәббәте, тырышлыгы, үҗәтлеге этәргеч бирә.

Укыта башлагач төп эшем – артистлыкка хилафлык килмәде. Киресенчә, файдага гына булды. Чөнки укыту формада тота. Син һәрвакыт эзләнүдә буласың, укытуның яңа ысулларын, юлларын табасың. Балаларга нидер аңлата башлыйсың да, шунда үзең өчен тагын әллә нинди кызык әйберләр ачасың. Ләкин талантсыз яки булган талантын да куллана белмәгән, кулланырга теләмәгән студентларны күргәч мөгаллимлектән ваз кичәсе килгән чаклар да була. Син бит бөтен барлыгыңны аларга бирәсең, ихластан көч сарыф итәсең, ә алар шулай җавап кайтара...  

 

Театрда эшләү дәверендә берничә ел премьераларга алынмаган чаклар булды. Менә шул вакытта мөгаллимлек коткарды да инде. Шулай 3 ел “сәхнәсез” торганнан соң роль бирделәр, репетицияләр башланды. Ләкин залны тоемлау хисе югалган, үземне ишетмим, тавышым белән идарә итә алмыйм. Формадан чыгасың... Артист өчен 3 ел сәхнәгә чыкмый тору бик зур пауза! Алай ярамый! Чөнки син шунда ук тузан кунганны сизәсең, сөйләм аппараты таушала, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга икәнне дә оныта башлыйсың... Моны тамашачы да бик яхшы тоя.

“Тукай премиясен әлегә бирмәделәр”

“Кешенең кадерен исән чагында белеп калырга кирәк” диләр. Ләкин ул дәрәҗәле исемнәр исән булган өчен бирелми, талант өчен бирелә! Татарстанның халык артисты исеме миңа 41 яшьтә бирелде. Әйе, Тукай премиясен әлегә бирмәделәр. Ләкин лаеклы спектакльләр, рольләр юк дип әйтеп булмый бит, шулаймы? Димәк, әлегә язмаган, язган булса бирерләр... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021