Санкт-Петербургта “Казан мәчеләре турында легендалар һәм мифлар” рәсем бәйгесе оештырыла
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бәйгегә эшләр 5 июньнән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә. Санкт-Петербургта “Казан мәчеләре турында легендалар һәм мифлар” ачык гомумроссия балалар рәсемнәре бәйгесе оештырганнар. Бу хакта Татарстан Ре...
Бәйгегә эшләр 5 июньнән 30 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Санкт-Петербургта “Казан мәчеләре турында легендалар һәм мифлар” ачык гомумроссия балалар рәсемнәре бәйгесе оештырганнар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Бәйге балалар йортларында, мәктәп-интернатларда, мәктәпләрдә һәм уку йортларында укучылары өчен тәкъдим ителә. Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм IPA Бөтенроссия полиция ассоциациясе оештыра.
- Узган ел бәйгедә Төньяк-Көнбатыш Федераль округтан, Татарстан һәм Башкортстаннан, Балтыйк буе, Финляндия һәм башка төбәкләрдән 150ләп бала катнашкан.
Быелгы чара 5 июньнән башлап 30 октябрьгә кадәр уза. Йомгаклау 30 октябрьдә булачак.
- 1745 елда Императрица Елизавета Петровна, Казанда булган вакытта указ чыгара. Анда “Казандагы нәселле иң яхшы һәм зур 30 мәчене тотып, тычканнар аулау өчен Петербургка җибәрергә. Кем дә булса шундый мәчесен бирергә теләмәсә, штраф салырга” диелгән була. 30дан артык Казан мәчесе шулай итеп Кышкы Сарайны тычканнардан сакларга озатыла.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк