«Сәхнә» журналы Яшел Үзән районының «Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе» укучылары белән очрашты
13 нче декабрьдә «Сәхнә» журналы Яшел Үзән муниципаль районының «Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе» укучылары белән очрашты.
Биредә шулай ук музыка һәм сынлы сәнгать мәктәбе эшләп килә. Мәктәп бусагасын атлап керүгә безне диварда сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең әниләр бәйрәменә багышлап иҗат ителгән эшләреннән торган күргәзмә каршы алды. Алга таба мәктәпнең актлар залында музыка мәктәбе укучылары һәм аларның укытучылары ярдәме белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде.
Җыр-бию, җанлы музыка уен кораллары (Юлия Петрова җитәкчелегендәге скрипкачылар ансамбле, Борганова Татьяна җитәкчелегендә домбрачылар, баян) чыгышлары һәм туган телдә яңгыраган шигырьләр белән үрелеп барылган концерт залда утырган һәркемнең күңеленә хуш килде.
Без дә, үз чиратыбызда, бәйрәмгә буш кул килмәдек. Балаларны «Сәхнә» журналы эшчәнлеге белән таныштырдык, журналларыбызны бүләк иттек. Алга таба «Әйшә гомуми урта белем бирү мәктәбе» укучыларының иҗатын журналыбыз битләрендә дә күрербез дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк