«Шундый авыр»: Лилия Муллагалиева тирән кайгысы белән бүлешә
«Агыйдел» Яр Чаллы татар-башкорт дуслыгы оешмасы рәисе – Гыйниятуллин Маузир Мирхәт улы вафат. Бу хакта Чаллы татар драма театры инстаграм аша хәбәр итте. Әлеге хәбәрне ишеткәч, Татарстанның атказанг...
«Агыйдел» Яр Чаллы татар-башкорт дуслыгы оешмасы рәисе – Гыйниятуллин Маузир Мирхәт улы вафат. Бу хакта Чаллы татар драма театры инстаграм аша хәбәр итте.
Әлеге хәбәрне ишеткәч, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева инстаграмына язма урнаштырырга булган. «Маузир абый! Бик иртә, вакытсыз, җир җимертеп яшәп яткан җирдән китеп бардыгыз... Алар Чаллыда минем апамның күршеләр иделәр. Ничә еллар бергә кайнашып гомер иттеләр. Кайткан-киткән арада гел очрашып, исәнләшеп үтзә идек. Шундый авыр... » – дип кайгысы белән уртаклаша җырчы.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @lilia_mul
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк