Шырпы бир әле?
Йокыдан торышка өйдә ут юк бүген. Әллә нәрсә дә түгел кебек инде ‒ килеп тешли алмас төсле! Ә юк ‒ беләсезме ничек тешли икән ул. Юыну бүлмәсендә капшана-капшана теш чистартып чыгуы бер ни түгел ‒ пүч...
Йокыдан торышка өйдә ут юк бүген. Әллә нәрсә дә түгел кебек инде ‒ килеп тешли алмас төсле! Ә юк ‒ беләсезме ничек тешли икән ул. Юыну бүлмәсендә капшана-капшана теш чистартып чыгуы бер ни түгел ‒ пүчтәк. Аш бүлмәсенә чыгып чәйнеккә бастым ‒ кабынмый! Газ плитәсенә ботка пешерергә кәстрүлне утыртып, бөтен көчкә басып торам ‒ розжиг ут тергезми. Ә өйдә шырпы калмаган. Вәт мәйтәм ахырзаман ‒ ни чәй куям димә, ни ботка болгатып алулары икеле. Һәм без теге ни, цивилизация шартларына шуның кадәр күнегеп беткәнбез ки ‒ аларның берсе генә булмау да тупикка китереп терәргә сәләтле икән ләбаса! Кайчандыр көянтәләп су ташулар, утын алып кереп, чыра белән ут тергезеп җибәрүләр, шырпы белән газ кабызулар онытылган. Бөтен уңайлыклары булган тормышта боларның бер генә аягы аксаса да югалып калабыз икән... Менә басып торам бит әле шырпысыз. Күршеләр мәйтәм... Коткарса, шулар гына коткара алачак! Кая куртка? Каһәр, гардеробта та юк бу ут дигәннәре...
Автор: Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк