Логотип
Хәбәрләр

Смартфоннар өчен "Яндекс" карталарын ясаучы командада Татарстан егете дә бар

Программист Искәндәр Ядгәров тумышы белән Татарстаннан, Казандагы 2 номерлы лицейны (элеккеге татар-төрек лицеен) тәмамлаган. Мәскәү, 20 июль, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Смартфоннар өчен "Яндек...

Программист Искәндәр Ядгәров тумышы белән Татарстаннан, Казандагы 2 номерлы лицейны (элеккеге татар-төрек лицеен) тәмамлаган.

Мәскәү, 20 июль, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Смартфоннар өчен "Яндекс" карталарын ясаучы командада Татарстан егете Искәндәр Ядгәров та катнаша.

Казанның "Бизнес Урда" яшь эшмәкәрләр клубының Мәскәүгә сәфәре вакытында, программист Искәндәр Ядгәров кунакларны "Яндекс"ның Мәскәүдәге төп офисы белән таныштырды.

Ул Казандагы 2 номерлы лицейны (элеккеге татар-төрек лицеен) тәмамлаган. Югары белемне Казан федераль университетында алырга теләгән, ләкин конкурс аша узмаган. Һәм шул ук елны М.Ю.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетына документларын тапшырырга өлгергән. Биш елдан ул биредәге математика һәм кибернетика факультетын тәмамлаган.

Кулына диплом алуга ук, Искәндәр  "Яндекс" офисына эшкә урнаша. Хәзерге вакытта үз командасы белән Яндексның мобиль карталары өстендә эшли, команда IOS системасы өчен кодлар яза. Быел аның биредә эшли башлавына дүртенче ел булган.

Спорт белән шөгыльләнүен Искәндәр тыйнак кына "йөгерү белән шөгыльләнәм" дип әйтеп узса да, аның социаль челтәрләрендә йөгерү спорты буенча уңышларын күрергә була. Фотоларда Искәндәрнең төрле турнирларда катнашканы, яулаган уңышлары күренә.

Искәндәр Ядгәров "Татарстанга, мәсәлән, "Иннополис"ка кайтырга, үз проектың белән шөгыльләнергә теләгең юкмы соң?" дигән сорауга да җавап бирде. "Мин беркайчан да андый варианттан баш тартмадым, — диде ул. — Ләкин хәзерге вакытта миңа яшәү өчен, Казан белән чагыштырганда, Мәскәү уңайлырак тоела. Мәскәүдә барлык өлкәләрдә дә мөмкинлекләр күбрәк. Әлбәттә, минем бөтен туганнарым Казанда. Шуңа күрә, кайчан да булса туган шәһәремә кайтып, анда эшләү теләге дә туарга мөмкин. Шул очракта инде Иннополис вариантын да караячакмын".

Искәндәр әйтүенчә, хәзерге вакытта Яндекс офисы - Россия программистлары өчен иң яхшы эш урыны, бу Яндексның иң зур плюсы.

"Яндекс"та эшләү дәверендә, ул инде берничә тапкыр якташлары өчен үз офисы буйлап экскурсия уздырырга җитешкән. "Мин укыган лицейда укучыларны каникулда Мәскәүгә экскурсиягә алып килү тәҗрибәсе бар. Укучылар лицейда белем алып, Мәскәүгә урнашкан якташлары белән очраша, тормыш тәҗрибәсе белән, эш урыны белән таныша. Мин — шундый очрашу-танышуларга ризалашучыларның берсе. Бу юлы да шул очрашуларны оештыручы танышым Илнур Сәмигуллин "Яндекс"ның төп офисында экскурсия уздырырга тәкъдим иткәч, шундук риза булдым. Мин лицей укучыларын көткән идем, тик бу юлы Мәскәү кунаклары яшь эшмәкәрләр булып чыкты. Алар өчен бу эшлекле сәфәрне Казандагы "Бизнес Урда" клубы оештырган. "Яндекс" бит эш бирүче буларак та бик уңышлы санала. Монда эшләүчеләргә эшләү һәи ял итү өчен күп уңайлыклар тудырылган - кухня, китапханә, уңайлы эш урыннары бар. Бонуслар, матди булмаган мотивация системасы да көчле. Экскурсия вакытында шуларны күрсәттем. Яшь эшмәкәрләргә дә, үз бизнесын үстерергә теләүче тәҗрибәле эшкуарларга да бу тәҗрибәнең файдасы булыр дип ышанам", - дип сөйләде Искәндәр.

Казанда "Бизнес Урда" клубын оештыручыларның берсе — Илүсә Дәүләтшина — Казан-Мәскәү эшлекле сәфәрен оештыруда да катнаша. Илүсә әйтүенчә, бу сәфәр Татарстаннан читтә яшәүче уңышлы эшмәкәрләр, үз эшләренең осталары белән очрашу, фикер алышу, сорау-җавап аша тәҗрибә уртаклашу максаты белән оештырылган. Бу эшлекле сәфәр вакытында төрле мөһим чаралар оештыру остасы Азат Галләмшин, блокчейн белән шөгыльләнүче эшмәкәр Илдар Харипов һәм башкалар белән очрашулар узган.

татар-информ

Фото: Искәндәр Ядгәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк