Сөмбел Заһидуллина ваһаповчыларның кайсына күз төшергән?
Талантлы, яшь җырчы Сөмбел Заһидуллина Ваһапов фондына кушылды. Исегездә булса, Сөмбел 2019 елда Ваһапов конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган иде.
Талантлы, яшь җырчы Сөмбел Заһидуллина Ваһапов фондына кушылды. Исегездә булса, Сөмбел 2019 елда Ваһапов конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган иде.
– Сөмбел, Ваһапов фондына озакка килдеңме?
– Анысын әйтә алмыйм. Рифат Әхмәтович (Р.Ваһапов фонды генераль директоры-авт.) мине бу сезондагы концертларга кунак буларак чыгыш ясарга чакырды. Мине халыкка күрсәткәне өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә.
– Рифат Фәттахов нинди кеше ул?
– Гадел, җитди, бик принципиаль кеше дип беләм. Күп эшләмәгәч, әлегә әйтә алмыйм...
– 16 мартта булачак концертта нинди җырлар башкарачаксың?
– Баянга кушылып ике җыр җырлаячакмын. Ә калганын әйтеп бетермим.
– Ваһаповчыларның кайсылары белән дуэт җырларга теләр идең, Сөмбел?
– Рәнис Габбазов белән дуэт җырлау хыялы бар иде. Һәм планда да бар дияргә була. Тавышларыбыз туры килә. Алла боерса, бәлки дуэт буларак та ишетерсез. Концертларыбызда көтеп калабыз!
16 март көнне Казанда Ваһапов фондының “4-әү” исемле концерты узачак. Концертта Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә һәм Сөмбел Заһидуллина катнаша.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк