Логотип
Хәбәрләр

Әстерхан татарлары биюен өйрәнәбез

Әстерхан татарлары биюен өйрәнәбез

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында әстерхан татарлары биюен өйрәнәбез 13 июль көнне 18:00дә Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында әстерхан татарларының бию үзенчәлекләрен тәкъдим итәчәкләр. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе. Программа «Кияүсый» дип аталган перформанстан, ягъни кияүне һәм аның туганнарын кәләш ягында хөрмәтләү кебек бию йоласыннан башланып китәчәк. Әстерхан биюенең төп элементларын һәм Әстерхан татарларының бию уеннарын мастер-класс барышында өйрәнеп булачак. Кичке чара һәрвакыттагыча төрле интерактивлар белән үрелеп барачак. 6+

Чыганак һәм фото: Милли.кзн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк