Светлана Лобода аэропортта тавыш куптарган
Рус эстрадасының популяр җырчысы Светлана Лобода Мәскәүнең «Шерементьево» аэропортында гауга куптарган. Аэропорт хезмәткәрләре белән җырчы арасында чыккан бәхәснең төп сәбәбе – Светлананың са...
Рус эстрадасының популяр җырчысы Светлана Лобода Мәскәүнең «Шерементьево» аэропортында гауга куптарган. Аэропорт хезмәткәрләре белән җырчы арасында чыккан бәхәснең төп сәбәбе – Светлананың самолеттан VIP-залга кадәр җәяү барырга мәҗбүр булуы. Шул сәбәпле артист халык алдында сүгенү сүзләре белән тавыш куптарган.
Җырчы бу хакта үз фикерен белдерде. Светлана үзенең мондый тәртибен тәҗрибәсез эшчеләрне сөймәве белән аңлатты: «Профессионал булмаган кешеләргә түземлегем җитми. Тамашачы минем концертыма билет сатып алып килә икән, димәк мин 200% эшләп чыгарга тиеш. Кешеләрнең миңа булган ышанычын аклар өчен. VIP-терминал эшчәнлеге өчен түләгәнмен икән, аэропорт хезмәткәрләренең тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүен таләп итәм», – дип сүзен коры тотты артист.
Ашыгуының сәбәбен җырчы Мәскәүдә узачак мөһим чараның репетициясенә соңга калуы белән аңлатты. Шулай да «Шеременьево» хезмәткәрләре белән талашырга вакыты табылган.
Әлеге инцидент өчен Светлана аэропорт җитәкчелегенең гафу үтенүен көтә.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @lobodaofficial
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк