Логотип
Хәбәрләр

«Сыйфат системалары-2018» Бөтенроссия олимпиадасында Казан студентлары җиңде

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанда «Сыйфат системалары-2018» Бөтенроссия студентлар олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Олимпиадада Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (К...

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Арсений Маврин). Казанда «Сыйфат системалары-2018» Бөтенроссия студентлар олимпиадасына нәтиҗә ясадылар. Олимпиадада Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) ике командасы беренче һәм икенче урыннарга лаек булды.

Олимпиаданың читтән торып үткәрелгән беренче ике этабында Россиянең барлык төбәкләреннән берничә дистә команда катнашты. Казанда узган финалга җиңүчеләр - Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Саратов, Тамбов, Тула, Рязань, Чабаксар, Воронеж, Казан һ.б. шәһәрләрдәге 16 вуздан 25 җыелма команда килде.

Булачак стандартлаштыру белгечләре, метрологлар, сертификацияләү белгечләре һөнәри өлкәдә белемнәрен сынап кына калмады, Казан белән дә танышты. Яшьләрнең күбесе Татарстан башкаласына беренче тапкыр килгән.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (КАИ) ике командасы беренче һәм икенче урыннарны бүлеште. Рязань дәүләт радиотехника университеты студентлары бронза медальгә лаек булды. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк