Табиблар мәктәпне тәмамлаучылар арасында иң еш очрый торган авыруларны атады
10-11 сыйныф укучылары мәктәптән күп очракта нерв системасына бәйле булган проблемалар белән чыга. Бу хакта Балаларны илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, профес...
10-11 сыйныф укучылары мәктәптән күп очракта нерв системасына бәйле булган проблемалар белән чыга. Бу хакта Балаларны илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары, профессор Владислав Кучма Казан дәүләт медицина университетында әңгәмә барышында әйтте.
“Беренче урында нерв системасы һәм психологик өлкә, аннан терәк-хәрәкәт аппараты һәм өченче урында йөрәк-кан тамырлары патологиясе тора. Күз күреме проблемасы да бар. Хроник авыруларга ашказаны авырулары керә”, - диде белгеч.
Бүген Казан дәүләт медицина университетында Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Министрлар Кабинеты вәкилләре, табиблар, профессорлар һәм Россия һәм Татарстанның төрле ведомство вәкилләре балалар сәламәтлеге проблемалары хакында фикер алышты.
Белгечләр өч мәйданда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, укучыларга, студентларга дөрес итеп медицина ярдәмен күрсәтү, шулай ук аларның сәламәтлеген саклау хакында фикер алышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк