Табигать казасыннан зыян күргән районнарда кешеләр һәлак булган

Япониядә су басу нәтиҗәсендә 200гә якын кеше һәлак

 
Табигать казасыннан зыян күргән районнарда кешеләрне эзләү дәвам итә.

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Япониядә су басу нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 199 кешегә җиткән. Япония Министрлар Кабинеты генераль секретаре Есихидэ Суга журналистларга шул хакта хәбәр иткән. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы яза. 

Есихидэ Суга билгеләп үткәнчә, бу әле соңгы сан түгел, табигать казасыннан зыян күргән районнарда кешеләрне эзләү дәвам итә.

«Без халыкка тиешле уңайлыклар булмаган шартларда һәм вакытлы сыену урыннарында яшәргә туры килмәсен өчен, мөмкин булганның барысын да эшлибез», - дигән Япония премьер-министры Синдзо Абэ.

Куркыныч районнардан эвакуцияләнгән 10 меңгә якын кеше палаткаларда яши.

  • Узган атнада Япониядә яуган көчле яңгырлар нәтиҗәсендә илнең үзәк һәм көньяк-көнбатыш районнарын су баскан. 
  • Фото: pixabay.com

  • татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1036
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тагын бер гаилә!
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы