Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә
(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә. "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы, WhatsApp, Telegram, Экосигнал программалары, шулай ук "Халык контроле"...
(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Табигать саклау законнарын бозучыларны халык фаш итә. "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы, WhatsApp, Telegram, Экосигнал программалары, шулай ук "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы – боларның барысы да республикада яшәүчеләргә табигать саклау законнары бозылу очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеген бирә. Барча мәгълүмат Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына килә. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әйтик, санитар-экологик ике айлыгы башланганнан бирле телефон кушымтасы аша 40 хәбәр килде. Шулардан 19 мөрәҗәгать - "Халык контроле"ннән, 8е -"Мәктәп эко-патруле" кушымтасыннан һәм 13 хәбәр WhatsAp, Telegram һәм Экосигнал элемтә каналларыннан алынды.
Исегезгә төшерик, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз табу, санкцияләнмәгән чүплек урыны, су объектыннан файдалану мөмкинлеген чикләү, тыелган матдәләрне сулыкка ташлау, атмосфера һавасын пычрату очраклары турында шулай ук (843) 267-68-67 телефоны буенча да хәбәр итәргә була, диелә министрлыкның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Фото: http://eco.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк