Тагын бер фаҗига: фонарь баганасы төшкән кешеләрнең берсе вафат
Чаллыда күпердә фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Автоград ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән хәбәр иттеләр. "Бер эшче гомере белән...
Чаллыда күпердә фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Автоград ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән хәбәр иттеләр.
"Бер эшче гомере белән туры килми торган имгәнүләр аркасында хастаханәдә үлгән. Икесе уртача авырлыктагы хәлдә, аларның тормышларына берни дә янамый", - дип хәбәр иттеләр хастаханәдә.
Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә. Бу эш ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе Чаллы шәһәре буенча да карала.
9 июль көнне Чаллыда ГЭС бистәсенә Мәләкәскә елгасы күперендә өч эшченең өстенә баган төшә.
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Комментарий юк