Тагын бер зур югалту...
Казанда «Эфир» телеканалының танылган журналисты Алексей Кулешов вафат булган. Бу хакта телеканалның яңалыклар бүлеге шеф-редакторы Сергей Шерстнев хәбәр итә. «Это настолько неправильно и нелепо, чт...
Казанда «Эфир» телеканалының танылган журналисты Алексей Кулешов
вафат булган. Бу хакта телеканалның яңалыклар бүлеге шеф-редакторы Сергей Шерстнев хәбәр итә.
«Это настолько неправильно и нелепо, что трудно поверить! Коллега, друг и просто очень хороший человек. Леша, покойся с миром...», – дип яза ул барлык телекомпания хезмәткәрләре исеменнән.
Алексей КДУның рус филологиясе факультетын тәмамлый. Телевидениедәге эшчәнлеген Яшел үзән телекомпаниясенең яшьләр иҗат берләшмәсеннән башлап җибәрә. «Эхо Москвы» радиосында эшчәнлеген дәвам итә һәм 2003 елда «Эфир» телеканалына килә. Биредә аның карьерасы яңалыклар бүлеге корреспонденты эшеннән башлана, соңыннан «Город» һәм «Актуальная тема» тапшыруларының алып баручысы булып эшли.
Алексей үлеменең сәбәбен үпкә ялкынсынуыннан дип фаразлыйлар. Алып баручыга 40 яшь иде.
Автор: А.Галимова
Фото: efir.tv
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк