Логотип
Хәбәрләр

«Тантана 2026» җиңүчеләре билгеле!

15 нче тапкыр үткәрелүче «Тантана» премиясенең бүләкләү чарасы быел Әтнә театрында узды.

«Дебют»:

Азат Җамалетдинов (Бөгелмә театры, «Дон Кихот» спектаклендә Санчо Панса роле);

Илназ Гаффанов (Чаллы татар театры, «Алтын алка» спектаклендә Миңлебай роле өчен)

 

«Иң яхшы эпизодик роль»:

Ирек Гайнетдинов (Буа театры, «Каюм Беренче» спектаклендә Вәли, Фатих, Гаяз рольләре өчен);

Рамил Вафин (Кариев театры, «Тынлык» спектаклендә N иптәш роле өчен);

 

«Курчак театрында иң яхшы актёр»:

Ирина Гайнуллина, Алсу Хайсарова («Әкият» курчак театры, «Снежная королева» спектаклендә Герда роле өчен)

 

«Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле»:

Зөһрә Мөхәммәтгалиева (Әтнә театры, «Яшен» спектаклендә Кабанова роле өчен)

 

«Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле»:

Рөстәм Гайзуллин (Тинчурин театры, «Ал яулыклы язмышым» спектаклендә Байтимер роле өчен)

 

«Музыкаль спектакльдә (балет, заманча хореография, пластик спектакль) иң яхшы роль»:

Аманда Гомес (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Одетта-Одилия роле өчен);

Вагнер Карвальо (Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры, «Лебединое озеро» спектаклендә Ротбарт роле өчен).

 

«Иң яхшы хатын-кыз роле»:

Гүзәл Шәмәрданова (Түбән Кама татар театры, «Галия» спектаклендәге роле өчен)

 

«Иң яхшы ир-ат роле»:

Ришат Әхмәдуллин (Камал театры, «Сафлык музее» спектаклендә Кемаль роле өчен);

Роман Ерыгин (Казан ТЮЗы, «Село Степанчиково и его обитатели» спектаклендә Фома Фомич роле өчен).

 

«Актёрлар ансамбле»:

«Живой город» фондының MON театр мәйданчыгы «Затворник и Шестипалый» спектакле;

Түбән Кама ТЮЗының «Чехов. Репетиция» спектакле;

«Легкие крылья» Әлмәт урам театрының «Маяк» спектакле;

 

«Балалар өчен иң яхшы спектакль»:

Тинчурин театрының «Кечкенә Мирза» спектакле

 

«Кече формада иң яхшы спектакль»:

«Живой город» фондының Демидов театраль резиденциясе «Судьба человека» спектакле;

 

«Зур формада иң яхшы спектакль»:

Камал театрының «Сафлык музее» спектакле.

 

«Иң яхшы музыкаль спектакль»:

«Әлиф» иҗат берләшмәсенең «balballar» («Балбаллар») спектакле;

Камал театрының «Башмагым» спектакле.

 

«Эксперимент»:

Минзәлә театрының «Нос. Сон» спектакле;

Әлмәт театрының «И’тальян» спектакле;

Намус һәм тугрылык номинациясе: Нуриәхмәт Сафин (Кариев театры) 

 

Махсус премияләр: 

Казан мэры Илсур Метшинның махсус премиясе: "Хыял артыннан" спектакле (Тинчурин театры) 

Зәкия Туишева исемендәге премия : Гүзәл Шәмәрданова (Әлмәт театры), Гөлнара Кашипова (Әлмәт театры), Земфира Мөхәммәтшина (Апас театры) 

Дамир Сираҗиев исемендәге премия: Марина Корчак, Фәнис Мөсәгыйтов, Рәдиф Кашапов

Театр эшлеклеләре берлеге премиясе: Раушан Мөхәммәтҗанов

"Казан" журналының махсус бүләге: Чаллы театры 

"Сәхнә" журналының махсус бүләге: "Позывной Татарстан" спектакле өчен Кариев театры.

Сезондагы казанышлар өчен махсус премия: Туфан Имаметдинов, Эльмир Низамов 

Шамил Закиров исемендәге махсус премия: Таһир Габидуллин (Камал театрыныё машина йөртүчесе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021