Танылган диктор вафат
Актер, “Татарстан” радиосында озак еллар буе диктор булып эшләгән Николай Игнашов вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә дикторның кызы Яна Протасова хәбәр итте. “Кызганыч, бу – дөрес хәбә...
Актер, “Татарстан” радиосында озак еллар буе диктор булып эшләгән Николай Игнашов вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә дикторның кызы Яна Протасова хәбәр итте.
“Кызганыч, бу – дөрес хәбәр. Әтием 17 июль көнне кинәт кенә вафат булды, 20 июльдә Киндери зиратында апам белән җирләдек. Әтигә 64 яшь иде”, - диде ул.
Танылган дикторның тавышын хәзерге вакытта Казандагы җәмәгать транспортында, радиода, аудиоязмаларда ишетергә мөмкин. “Кызыл автобуслар”да әтиемнең тавышын ишетеп йөриячәкмен, кызыма әйтмәдем, елар дип куркам”, - дип сөйләде Яна Протасова.
“Ул соңгы көненә кадәр эшләде. “Мин бик күп роликлар яздырдым, әле мине ишетәчәксең”, - дип әйткән иде әти үләренә бер атна кала”, - диде дикторның кызы.
- Николай Игнашов 1955 елда Красноярск шәһәрендә туа. Мәдәният институтында рус драмасы актеры белгечлегенә укый. Соңыннан, Казанга кайтып, Качалов исемендәге театр актеры була. Аннары күп еллар “Татарстан” радиосында диктор булып эшли. Соңгы көнендә "Азан" радиосы белән хезмәттәшлек итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк