Танылган Әлмәт театр режиссеры вафат
Танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Таишева вафат. Бу хакта Әлмәт татар дәүләт драма театры хәбәр итә. Зәкия Туишевага быел 29 декабрьдә 99 яшь тула...
Танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Таишева вафат. Бу хакта Әлмәт татар дәүләт драма театры хәбәр итә.
Зәкия Туишевага быел 29 декабрьдә 99 яшь туласы иде.
Зәкия Туишева Казан театр училищесын тәмамлагач үз теләге белән фронтка киткән. Сугыштан соң Күчмә театрда һәм Мамадыш колхоз-совхоз театрында эшләгән. 1951 елдан – Әлмәт театрында актриса. 1966 елдан лаеклы ялга киткәнче ул бу театрда куючы режиссер булып эшли. Туксанынчы елларда коллектив соравы белән театрга кайтып, баш режиссер булып эшли. Зәкия Туишева кырыклап спектакль авторы.
Мәрхүмәне озату Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Үзәк мәчетендә 11.00 сәгатьтә була.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
Комментарий юк