Хәбәрләр
«Татар баласы, саклан!» Туфан Миңнуллинның 1997 елда татар халкына мөрәҗәгате
Татар баласы! Уйлан! Кешене кеше иткән иң кадерле сыйфат ‒ рухның ныклыгы, сафлыгы һәм акылның аек булуы. Дөньяда күзне, күңелне кызыктыра торган алдавычлар акылыңны томаламасын, җаныңны зәгыйфьләндер...
Татар баласы! Уйлан! Кешене кеше иткән иң кадерле сыйфат ‒ рухның ныклыгы, сафлыгы һәм акылның аек булуы. Дөньяда күзне, күңелне кызыктыра торган алдавычлар акылыңны томаламасын, җаныңны зәгыйфьләндермәсен. Безнең өскә куркыныч, коточкыч афәт килә: хәмер сөреме ирләребезне генә түгел, хатын-кызларыбызны да агулый башлады. Хәмердән дә явызрак наркоманлык чире янәшәбездә йөри. Бу афәтләргә каршы торырлык ихтыяр көченә ия булыйк!
Чыганак: intertat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк