Хәбәрләр
Татар дәүләт филармониясенә яңа җитәкче булып музыка көллияте директоры килергә мөмкин
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров җитәкләргә мөмкин. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды. Әлегә бу мәгълүм...
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен Казан музыка көллияте директоры Айрат Җаббаров җитәкләргә мөмкин. “Татар-информ” хәбәрчесенә бу хакта үз чыганаклары аша билгеле булды.
Әлегә бу мәгълүмат расланмаган – филармония хезмәткәрләре бу хакта белмәүләрен әйтә. Әмма бездәге мәгълүмат буенча, яңа директор исеме шушы көннәрдә игълан ителәчәк.
- Айрат Җаббаров Казан дәүләт көллиятен 2009 елдан бирле җитәкли. 2000-2009 елларда ул Татарстан мәдәният министры урынбасары иде. Белеме буенча – музыкант. Хор дирижеры белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.
- Шушы көннәрдә Татар Дәүләт филармониясен 2003 елдан бирле җитәкләгән Кадим Нуруллинның Казан Дәүләт циркы директоры итеп куелачагы билгеле булган иде. Казан циркын 1993 елдан бирле Дамир Шәрифуллин җитәкли иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк