Татар китабы йорты экспозициясен ясау өчен 8 миллион сум акча бүленгән
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстан Милли музее Татар китабы йорты экспозициясен ясау өчен тендер игълан итте. Экспозиция язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирында урнашачак. Контрактның башлангыч суммасы 8 миллион. Бу турыда м...
Татарстан Милли музее Татар китабы йорты экспозициясен ясау өчен тендер игълан итте. Экспозиция язучы Шәриф Камалның мемориаль фатирында урнашачак. Контрактның башлангыч суммасы 8 миллион. Бу турыда мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Башкаручы күләмле унбиш киңлек композициясе ясарга тиеш. Алар арасында «Татар китабының барлыкка килүе», «Татар китабы бүген», «Татар совет китабы» һәм башкалар бар.
Конкурсның техник биреме нигезендә, музейда заманча китаплар сату кибете, яшь авторларның иҗади лабораториясе, китап остаханәсе һәм китапханә-медиаүзәк урнашачак.
Музейда Шәриф Камал фатирыннан мемориаль предметлар урнаштырылачак. Экспонатлар саны 300 дән дә артмаска тиеш. Шулай ук «буржуй миче» куелачак һәм бүлмә гөлләре белән интерьерны яшелләндерәчәкләр. Фатирда Тәрәзәдән күренеш: 1920-1940 елларда Казан шәһәре тамаша станциясе дә урнашачак.
Татар китабы йортында ун электрон станция тәкъдим ителәчәк. «Татар китабы һәм аның тарихы», «Шәриф Камал һәм аның дәвере», балалар өчен «Буяу-китап» электрон терминалы булачак. Эшләр быелның 20 декабренә кадәр башкарылырга тиеш.
Шәриф Камал – татар язучысы һәм драматургы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940). «Акчарлаклар» (1915) новеллалар һәм хикәяләр, «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1915) сатирик комедиясе, «Матур туганда» (1937) романы һәм башка әсәрләр авторы.
pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
8 июня 2025 - 13:15
«Кеше китә - җыры кала»
-
7 июня 2025 - 12:00
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
6 июня 2025 - 10:05
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
4 июня 2025 - 10:55
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
2 июня 2025 - 10:04
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
1 июня 2025 - 10:34
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
30 мая 2025 - 10:16
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
29 мая 2025 - 21:02
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Комментарий юк