Татар рэперы яшүсмерләр Хаски кебек башкаручыларны тыңламаска тиеш дигән фикердә
Шул ук вакытта Абрар Булат рэперларны тыю аларның популярлашуына гына китерәчәк дип уйлый. Татар рэперы Абрар Булат (Булат Абраров) Хаски кебек рэперларның җырларын яшүсмерләргә ишеттермәскә кирәк ди...
Шул ук вакытта Абрар Булат рэперларны тыю аларның популярлашуына гына китерәчәк дип уйлый.
Татар рэперы Абрар Булат (Булат Абраров) Хаски кебек рэперларның җырларын яшүсмерләргә ишеттермәскә кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ»га интервьюсында әйтте.
Соңгы араларда Россиядә берничә рэперның концерты тыелды. Депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре рэперларны суицидны пропагандалауда, дини хисләрне мыскыл итүдә гаепләде. Красноярск суды Хаски псевдонимы белән чыгыш ясаган Дмитрий Кузнецовны хулиганлыкта гаепләп кулга алды.
«Хаски элек тә шул жанрда язган. Кемнәр бу җырларны тыңлый, аларның проблемалары булуы бар. 14-15 яшьлек кеше әле сай йөзә. Шул җырларны тыңлап, ул берәр начарлык эшләргә, мәсәлән, үз-үзенә кул салырга мөмкин. Күпме терактлар булды, күпме мәктәпләрдә кешеләр үлде», ‒ ди Абрар Булат.
Музыкант-башкаручы фикеренчә, дәүләт шушындый тискәре күренешләрдән үзен саклый. «15-16 яшьлек үсмерләр, рэперларны тыңлап, ниндидер хаос барлыкка китерергә мөмкин, шунлыктан рэпны тыя башлыйлар. Проблема рэперларда, иҗатта түгел, проблема яшьләрдә», ‒ диде ул.
Абрар Булат «иҗатны тыю дөрес түгел, аны яшьләргә тыңлатмаска гына кирәк» дигән фикердә. Әмма ул җырларны тыю рэперларның популярлашуына гына китерәчәк дигән фаразын әйтте.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк