Логотип
Хәбәрләр

Татар сәнгатькәрләре Айрат Арсланов каберен зыярәт кылды

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген легендар нәфис сүз остасы Айрат Арслановның тууына 90 ел тулган көнне татар сәнгатькәрләре аның каберен зыярәт кылырга Яңа татар бистәсе з...

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Бүген легендар нәфис сүз остасы Айрат Арслановның тууына 90 ел тулган көнне татар сәнгатькәрләре аның каберен зыярәт кылырга Яңа татар бистәсе зиратына килделәр. Хәтер яңарту чарасын Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге оештырды. Чарада "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре дә катнашты.

Сүзне Татар дәүләт филармонияснең сәнгать җитәкчесе, Татрстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов башлап җибәрде. Ул үзенең беренче гастроленең нәкъ менә Айрат Арсланов белән бергә Буа районында булуын әйтте, нәфис сүз остасының кичләрен китап укуын сагынып искә төшерде. Айдар Фәйзрахманов килүчеләргә Филармония исеменнән рәхмәтләрне җиткерде. “Сез безгә көннән көн кадерлерәк була барасыз. Шуны тоеп һәм белеп яшәгез, - диде ул ветераннарга. - Сезгә исән чакта да кадер-хөрмәт күрсәтеп яшәргә насыйп булсын, бу фани дөньядан киткәч тә, дога кылып искә төшереп яшәргә язсын”.

Заманында үз сәхнәдәшләре булган легендар нәфис сүз остасы турында Камал театрының күренекле артистлары Әзһәр Шакиров белән Наил Дунаев та җылы сүзләрен әйтте. “Каберенә килеп кеше турында якты сүзләр сөйләү - бик зур гамәл. Бер-береңне хөрмәт итеп яшәгәндә генә милләт булып оешырга мөмкин, - диде Әзһәр Шакиров. – Айрат абый, режиссерларга буйсынмас өчен театрдан китеп, үз эшен алып бара башлады. Ул Тукай, Такташ, Җәлил шигырьләрен берүзе ике сәгать чыгыш ясый ала иде. Ул сөйли белә, тавыш тембры матур иде, текстының мәгънәсен аңлый иде. Һәм аңа карап, менә татар кешесе нинди матур, дип сокланырга мөмкин иде”. Әзһәр Шакиров соңгы мәртәбә Айрат Арсланов белән бергә радиога язылганын искә төшерде.

“Мин аны дөнья буйлап Татарстанны һәм татар халкын тәкъдим иткән илче сыйфатында күрәм, - диде күренекле артист Наил Дунаев. – Ул үзе дә “артистларга карап татар халкын күзаллайлар”, дип әйтә иде. Ул милләте өчен борчылып яшәгән милләт улы иде”.

Эмиль Җәләлетдинов үзенең Айрат Арсланов һәм Рөстәм Яхин белән бергә Муса Җәлил турында тапшыруга язылганын, Айрат Арсланов белән бергә концертларга чыгуын сагынып искә алды.

Айрат Арслановның кабер ташына “Әгәр милләтем мине илтифат итеп искә алса – шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем”, дип язылган. Кабере янында “Безнең мирас” журналы, шагыйрь Ләбиб Лерон, Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев, музыкантлар Лариса Маслова, Владимир Филатов, җырчы Искәндәр Биктаһиров чыгыш ясады. Зыярәт кылырга Айрат Арслановның ике кызы – Алсу һәм Гөлнар да килгән иде. Алар җыелган халыкка рәхмәтләрен җиткерделәр.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге җитәкчесе, әлеге хәтер чарасын алып баручы Зимфира Гыйльметдинова Филармония янындагы бакчага Айрат Арсланов исеменә агач утыртылачагын да хәбәр итте.

Мәгълүмат өчен. 2018 елның 10 апрелендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арслановның тууына 90 ел тула. Айрат Арсланов хезмәт юлын Татарстан радиокомитетында диктор булып башлый, соңрак Г.Камал театрында актер булып эшли. 1961-1965 елларда – телевидение дикторы була. 1965 елдан Айрат Арсланов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артисты булып эшли башлый. Айрат Арсланов башкаруында Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким һәм башка бик күп әдипләрнең үлемсез әсәрләре Татарстан телевидениесенең «Алтын фонд»ында саклана. Айрат Арслановның вафатыннан соң, аның исемен мәңгеләштерү максатында, күп кенә чаралар узды. Казанның яңа микрорайоннарында урнашкан урамнарның берсенә артистның исеме бирелде, ул яшәгән йорт диварына истәлек билгесе куелды, истәлек кичәләре узды, Мәрҗани мәчетендә рухына Коръән уку мәҗлесе оештырылды.

татар-информ

Фото: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк