Татарстан кешесе, Хаҗдан кайтканда авырып, Дубайда калган
Әлмәттән Хаҗга барган 81 яшьлек Наилә Әхмәтҗанова Дубай шәһәрендә авырып калган. Аны җирле хастаханәгә салганнар. "Апанай" мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров "Татар--информ" хәбәрчесенә бу хакта аңлатма...
Әлмәттән Хаҗга барган 81 яшьлек Наилә Әхмәтҗанова Дубай шәһәрендә авырып калган. Аны җирле хастаханәгә салганнар. "Апанай" мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров "Татар--информ" хәбәрчесенә бу хакта аңлатма бирде.
Наилә ханым Хаҗны җиңел үткән, соңгы өч көндә авырый башлаган. Шул сәбәпле, аны Дубайда хастаханәгә салганнар. Хәзер Наилә ханымның хәле яхшыруга таба. Терелеп, хәле яхшыргач, Татарстанга билет алып, кайтарып җибәрәчәкләр.
"Наилә ханымның хәле Дубайга кайтып җиткәндә начарланды. Ул авыруын белгертеп, бездән ярдәм сорады. Шуннан соң без Дубай аэропортындагы табибларга мөрәҗәгать иттек. Табиблар хастаханәгә салуны киңәш иттеләр. Инде Наилә ханым үзен яхшы хис итә. Тиздән Татарстанга кайтыр дип көтәбез”, - диде Нияз хәзрәт Сабиров.
Ул Интернет челтәрендә чыккан Наилә Әхмәтҗанованың хәлен белмиләр дигән мәгълүмат дөрес булмавын әйтте. "Көн саен хәлен белеп торабыз. Туганнары да, без дә", - диде ул.
Наилә ханым янына хастаханәгә җирле татар җәмәгатьчелеге дә килгән.
Фото: Шамиль Садыков/архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк