Татарстан медицина профилактикасы үзәге яшь әниләрне бүләкләде
Татарстанның медицина профилактикасы үзәге 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 яшькәчә күкрәк баласы булган яшь әниләр өчен “Мин күкрәк сөте ашату турында нәрсә беләм?” дигән викторина-...
Татарстанның медицина профилактикасы үзәге 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 1 яшькәчә күкрәк баласы булган яшь әниләр өчен “Мин күкрәк сөте ашату турында нәрсә беләм?” дигән викторина-бәйгесендә җиңгән яшь әниләрне бүләкләде. Бу хакта “Татар-информ”га үзәкнең матбугат сәркатибе Наилә Абдрахманова хәбәр итте.
- Балаларны халыкара яклау көнендә, әлеге бәйге “Болгар” радиосында турыдан-туры эфирда узды.
“Традиция буенча, анда балаларына күкрәк сөте ашатучы яшь әниләр катнашты. Беренчеләредән булып дөрес җавап бирүче булып, Кайбыч районыннан Гөлназ Галиәскарова һәм Казаннан Розалия Гыйсмәтуллина табылды”, - диде матбугат сәркатибе.
Аның сүзләренчә, шушы көннәрдә Республика медицина профилактикасы үзәгенең актлар залында җиңүчеләрне котлау тантанасы узган. Аларны үзәкнең баш табибы Римма Садыйкова котлаган.
- Әлеге бәйгенең максааты: яшь әниләргә күкрәк сөтенең яшь блала организмына файдасы турында тулырак мәгълүмат бирү, баланы сәламәт үстерү юлларын күрсәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк