Татарстан студентлары Рөстәм Миңнехановтан транспортка билет сорый
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда югары һәм махсус урта уку йортларында укучы меңләп студент сигезенче тапкыр узучы Татарстан студентлары конгрессында катнашты. Татарстан сту...
(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда югары һәм махсус урта уку йортларында укучы меңләп студент сигезенче тапкыр узучы Татарстан студентлары конгрессында катнашты. Татарстан студентлары конгрессы йомгаклау пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең тәкъдимнәрен тыңлады. Студентлар Рөстәм Миңнехановтан транспортка билет, ашханәләрдә туклануны оештыру процессын яхшырту һәм тулай торакларда уңайлыкларны арттыру мөмкинлеген карауны сорый.
“Бирегә нигә чакырганыгызны бик яхшы аңлыйбыз - безгә якындагы ике елга өй эше бирәчәксез. Без аны максималь рәвештә игътибар белән караячакбыз һәм сезнең белән бергә үтәячәкбез”, - диде республика башлыгы студентларга мөрәҗәгать итеп.
“Резолюциягә без республикада студентлар тормышын җиңеләйтергә ярдәм итәчәк төрле тәкъдимнәр керттек, - дип сөйләде “Татар-информ” корреспондентына Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндеров. - Мәсәлән, Казанда студентлар өчен юл йөрү билеты булдыру мөмкинлеген карауны сорыйбыз. Хәзер транспорт гранты бар, тик бу проблеманың өлешчә чишелеше генә. Аны даими рәвештә 6 мең студент ала, ә Казанда барлыгы 100 мең тирәсе студент. Шулай ук яшь лидерлар өчен, ипотека бәйгесендә җиңүчеләр фатирларны өстенлекле шартларда ала алуы турында сорау бирдек. Моннан тыш, без студентлар ашханәләрендә туклануны оештыру процессын яхшыртуны һәм тулай торакларда уңайлыкларны арттыру мөмкинлеген карауны да сорый. Болар барысы да чит шәһәрләрдән студентларның Казанга укырга килүенә этәргеч булып торачак”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк