Татарстан умартачылары бал уңышын җыя башлады
Татарстанда Кайбыч урманчылыгы умартачылары бал уңышын җыя башлады. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Морза Бәрлебаш авылыннан умартачы Айрат Гыйбадуллин һә...
Татарстанда Кайбыч урманчылыгы умартачылары бал уңышын җыя башлады. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Морза Бәрлебаш авылыннан умартачы Айрат Гыйбадуллин һәм Урта Биябаш авылыннан Родислав Ефимов бал уңышын җыярга кереште. Умартачыларның умарталыклары урманда вак яфраклы бал бирүче юкә кишәрлекләре янәшәсендә урнашкан, диелгән әлеге хәбәрдә.
"Кайбыч урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Рөстәм Хаффазов сүзләренә караганда, умарталыкларда һәр оядан көн саен 5-7 килограмм бал алына. Урманчылыкта барлыгы 4 умарталык бар, алар 4 кишәрлек урманчылыгында урнаштырылган.
"Җәйге чорда умартачыга бер көнне дә, бер сәгатьне дә заяга уздырырга ярамый. Хәзерге вакытта умарталыкны бал алуга әзерләү, бал кортларын үрчетү эшләренә әзерлек бара, дәвалау-савыктыру эшләре башкарыла. Уңайлы һава торышы нәтиҗәсендә юкә чәчәк аткан чорда бал кортлары яхшы гына юкә балы туплый", диелгән әлеге хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк