Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда барлык музыка мәктәпләренә фортепиано бирәчәкләр

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстанның барлык музыка мәктәпләре фортепиано белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәс...

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстанның барлык музыка мәктәпләре фортепиано белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Бердәм Россия” төрле проектларны тормышка ашыра, шул исәптән музыка мәктәпләренә дә ярдәм итә”, диде ул һәм өстәп, әлеге музыка коралы 66 учреждениегә булачагын әйтте.

Парламентарий Татарстанның әлеге программага быел эләккәнлегенме әллә киләсе елда буласымы икәнен төгәл әйтә алмады. 

татар-информ

Фото: gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021