Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә
Гражданлык актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә. ТР Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин сүзләренчә, хәтта мөселман...
Гражданлык актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда өч никахка ике аерылышу туры килә. ТР Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин сүзләренчә, хәтта мөселман ирләре-хатыннары да гаилә корырга ашыкмый. Бу хакта ул бүген IT-паркта IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының “Милли тормыш һәм дин” секция утырышында әйтте.
Рөстәм Хәйруллин “Балаларга дини тәрбия биргән вакытта ата-аналары белән параллель эш алып баруның әһәмияте” дигән тема белән чыгыш ясады.
Рөстәм Хәйруллин демографик үсеш тәэмин ителсен өчен, гаиләдә кимендә өч бала булуы кирәк икәнен әйтте. “Бүген гаилә институты зур үзгәрешләр кичерә. Гражданлык актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда 3 никахка 2 аерылышу туры килә. Һәм бу статистиканы ир белән хатынның милләте дә, дине дә үзгәртми, ягъни татарлар да аерылыша, катнаш гаиләләр дә таркала. Мөселманнар да Аллаһ каршында биргән вәгъдәләрен оныта. Димәк, беренче максат – гаиләне саклау. Бу нисбәттән мәчетебездә гаилә дәресләре оештырыла. Атнага бер тапкыр лекция форматында гаиләнең әһәмияте, аның әгъзалары, аның вазифалары һәм бурычлары аңлатыла. Бүген хәтта мөселман ирләре-хатыннары да гаилә корырга ашыйкмый. Ни кызганыч, гаилә корганнары да бала табуны икенче планга куя. Гаиләдәге бала саны да бик үк сөендерми. Демографик үсеш тәэмин ителсен өчен, гаиләдә кимендә өч бала булуы кирәк”, - диде “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк