Татарстанда киләсе атнада кабат җылытачак
Республика метеорологлары атмосфера басымы тирбәнешләре турында кисәтә. Чагыштырмача җылылык Татарстанга киләсе атнада килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәс...
Республика метеорологлары атмосфера басымы тирбәнешләре турында кисәтә.
Чагыштырмача җылылык Татарстанга киләсе атнада килә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртәгә, 30 ноябрьдә, республикадан җылы атмосфера фронты уза. Кайбер районнарда кар явачак, юлларда бозлавык хасил була. Кичен һәм төнлә 16 градус салкын, иртәнге якта -11 градус (көньякта -16 градус) булачак. Көндез һава температурасы -5 градустан -9 градуска кадәр салкын күзәтелә.
1 декабрьдә Татарстанда явым-төшем күзәтелми. Төнлә -14 градус (көньякта аязганда- 19 градус) салкын, көндез бераз җылырак, -6, -11 градус салкын көтелә.
2 декабрь чагыштырмача салкын булачак. Төнлә -18 градус (урыны белән – 24 градус), көндез исә -8 градустан -13 градуска кадәр салкын булачак.
Киләсе атна башында кар явачак һәм чагыштырмача җылытачак. Төнлә -10 градус, көндез 0 градустан -5 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.
Татарстан синоптиклары атмосфера басымы тирбәнешләре турында кисәтә: 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә басым интенсив үсештә булачак, аннан акрынлап кими.
Чыганак: Татар-информ
Фото: Алсу Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк