Татарстанда мәгариф хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы соңгы 8 елда өч тапкыр арткан
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Татарстан Республикасында икътисад һәм мәгариф өлкәләрендә уртача хезмәт хакы, 2010 ел белән чагыштырганда, 2,7 тапкыр арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән...
Татарстан Республикасында икътисад һәм мәгариф өлкәләрендә уртача хезмәт хакы, 2010 ел белән чагыштырганда, 2,7 тапкыр арткан.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты арасындагы 2017-2019 елларга килешү вазифаларының 2018 елда үтәлеше буенча берләштерелгән утырышта халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан Республикасы комитетының рәисе Юрий Прохоров хәбәр итте.
«Икътисад һәм мәгариф өлкәләрендә уртача хезмәт хакы, 2010 ел белән чагыштырганда, 2,7 тапкыр артты. 2010 елда уртача хезмәт хакы 10,9 мең сум тәшкил иткән булса, бүгенге көндә бу өлкәләрдә уртача хезмәт хакы – 31 мең 609 сум. Мәгариф өлкәсендә, икътисад белән чагыштырсак, уртача хезмәт хакының үсеш темплары көчлерәк», – диде Юрий Прохоров.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре укытучыларының уртача хезмәт хакы 11,7 мең сумнан 27 мең 208 сумга кадәр менгән. «Өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең дә хезмәт хаклары артты. 2012 елда алар 13,3 мең сум алып эшләгән булсалар, 2018 елда аларга 31,6 мең сум түләнде. Мәгариф өлкәсендә эшләгән кешеләрнең хезмәт хаклары, күпләр сөйләгәнчә, аз түгел», – диде Юрий Прохоров.
Бүген утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты арасында килешү төзелде. «Тармак килешүенең мөһим бүлеге булып ике якның да хезмәт хакын түләү буенча булган бурычлары тора», – дип белдерде Юрий Прохоров.
Фото: Александр Эшкинин
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Печән базары 2025"
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
15 сентября 2025 - 18:00
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
-
12 сентября 2025 - 11:25
14 сентябрь - Татарстан Республикасы рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар узачак
-
10 сентября 2025 - 14:00
Камал театры тарихи бинада соңгы спектаклен уйнады!
-
9 сентября 2025 - 15:00
«Кеше китә - җыры кала» сериалы режиссёры Александр Далматов белән очрашу узды
-
7 сентября 2025 - 10:00
Илнар Низамиевка 50! Кариев театрында «Без бит авыл малае» спектакле премьерасы узды!
-
4 сентября 2025 - 16:00
Лилия Гәрәева Тинчурин театрыннан киткән. Театрда үзгәрешләр дәвам итә. Яхшыгамы, ямангамы - вакыт күрсәтер...
-
1 сентября 2025 - 10:00
«Йөрәккә дә ремонт кирәк» Тинчурин театрында премьера көтелә.
-
31 августа 2025 - 14:19
Казанда «Уйнагыз, гармуннар» фестивале узды!
Комментарий юк