Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда пенсия буенча Путин тәкъдимнәрен гамәлгә ашырачаклар

Пенсионерларга социаль ярдәм акчасы республика бюджетына кертелгән. Россия Президенты Владимир Путинның пенсия буенча йөкләмәләрен Татарстан тулысынча үтәргә әзер. Пенсия яшендәге гражданнарга субси...

Пенсионерларга социаль ярдәм акчасы республика бюджетына кертелгән.

Россия Президенты Владимир Путинның пенсия буенча йөкләмәләрен Татарстан тулысынча үтәргә әзер. Пенсия яшендәге гражданнарга субсидияләр һәм ташламалар түләү өчен кирәкле акча республика бюджетында бар. Бу турыда журналистларга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы пенсия буенча билгеләгән барлык йөкләмәләләрне республиканың гамәлгә ашырырга әзерлегетурында әйтте, дип искәртте Галимова.

«Дәүләт башлыгы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру өчен кирәкле акча республика бюджетына тулы күләмдә салынган», — диде Галимова.

Хәзер Татарстанда пенсия яшендә социаль ярдәм ала торган 796 меңнән артык кеше яши. Республика бу максатларга 6,8 млрд сум бүлеп бирә, диде ул. Алар арасында айлык юл хакын түләүләр, элемтә һәм ТКХ өчен түләү, протез буенча бушлай хезмәт, шулай ук шифаханәгә ташламалы юллама алу хокукы бар.

«Барлык ташламалар да сакланачак, алар тулысынча финансланган. Республика Президенты ихтыяҗ булган очракта, бу сумманы арттыру мөмкинлеген дә әйтте», — дип әйтте Казан Кремле вәкиле.

  • Хәзер Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кеше яши. Республика буенча андый пенсиянең уртача күләме 13,5 мең сум тәшкил итә. Пенсия системасындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, 2024 елда пенсиянең уртача 20 меңгә кадәр артуы көтелә.

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк