Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда Сабан туйлары кайчан узачагы билгеле булды

Бүген Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләренд...

Бүген Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 8-9 июньдә; Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә ‒ 16 июньдә; Татарстан башкаласы Казанда 23 июньдә узачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә күрсәтелгән вакытта бәйрәм чараларын оештыру йөкләнә.

Җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый оешмаларга, предприятие һәм берләшмәләргә татар халкының милли бәйрәме ‒ Сабан туен үткәрүдә ярдәм итәргә, актив катнашырга тәкъдим ителә. «Указ имзаланган көннән үз көченә керә», ‒ диелгән Татарстан Президенты имзалаган рәсми документта.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021