Татарстанда Яңа ел төнендә салкын көтеләме?
Татарстанда Яңа ел төнендә 24 градус салкын көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү и...
Татарстанда Яңа ел төнендә 24 градус салкын көтелә. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кисәтү һәм ликвидация комиссиясе утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров сөйләде.
«31 декабрьдә Татарстанда бераз кар явуы көтелә, урыны белән –13...– 18 градус салкын булачак. Яңа ел төнендә – 15...– 20 градус, аязганда –24 градус фаразлана.
Республикада беренче гыйнварда – 12...– 17 градус салкын булачак», – диде Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров.
– 24 градуска кадәр салкын 30 декабрь төнендә көтелә. Ул көнне көндез һава температурасы –14...– 19 градус булачак, дип җиткерә метеорологлар.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Ялкын җитми!
-
Казанский Кремль запускает цикл тематических экскурсий
-
Җиңүчеләр билгеле!
-
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы 25 еллыгын билгеләп үтте
-
«Хәрефләр сихерчесе»
-
«ЛУЧ – 2023. Люди, умеющие чувствовать»
-
«Сәхнә» журналын вендинг аппаратлардан эзләгез! (адреслары)
-
«Иң күп укучы төбәк – 2023» бәйгесенә йомгак ясалды
Комментарий юк