Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак

Россия күләмендә уздырылган “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” проектында катнашып, Татарстаннан беренче этапта җиңү яулаган 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

  • 19 апрельдән Россиядә пилот режимында “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” башлангычы тормышка ашырыла башлады. Оештыручылар булып Стратегик башлангычлар агентлыгы, Россия Федерациясенең 7 субъекты башлыгы, шулай ук “Сәләтле балалар” интернет-порталы тора. Проектта Татарстан, Пермь крае, Мәскәү, Тула, Төмән, Ульяновский һәм Новгород өлкәләре катнаша.

Башлангычны тормышка ашыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча, һәр төбәктән 14-18 яшьлекләр арасында 5 иң яхшы автор эше сайлап алынган. Татарстаннан җиңүчеләр булып Казандагы 159нчы лицейдан Вероника Ильина, Нурлат 2нче мәктәбеннән Эльза Ампилогова, Егоркино авылыннан Ольга Пичушкина, Түбән Кама 31нче мәктәбеннән Алинә Габдуллина һәм Чаллының 57нче мәктәбеннән Алия Сәлимова танылган. Җиңүче авторлар “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак.

  • Республикада Проект офисы булып Талантлар университеты тора, кураторы - Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Җиңүче 5 укучы кыз 22-24нче июльдә “Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары” башлангычының икенче этабында - Республика проект мәктәбендә катнаша. Монда 100ләп сәләтле укучы киләчәк. Алар тьюторлар һәм остазлары ярдәмендә булачак һөнәри эшчәнлекләренә бәйле проект эшләре иҗат итәчәкләр.

Август башында Татарстанның җиңүче укучылары 21 көнгә Артекка юнәләчәк. Анда аларны финанс грамоталылыгы, эшмәкәрлек, социаль челтәрдә эш буенча эшлекле уеннар, интерактив чаралар көтә.

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
549
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы