Татарстанның халык язучысы татар матбугатына нәрсә җитмәвен әйтте
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев "Татар-информ"га әңгәмәсендә бүген татар матбугатының ни дәрәҗәдә аксавына карата фикерен белдерде. “Тат...
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның халык язучысы Марсель Галиев "Татар-информ"га әңгәмәсендә бүген татар матбугатының ни дәрәҗәдә аксавына карата фикерен белдерде.
“Татар матбугатына бераз тирәнлек, кыюлык җитми. Цензура юк, дибез. Элек цензура бар иде һәм ул бик каты булды. Без - аны кичергән кешеләр. Бүген дә барыбер цензура бар, дип уйлыйм мин. Элеккеге кебек үк булмаса да, бар ул. Һәр кешенең башында утыра ул. Дөресен әйтергә кирәк, безнең публицистика мәктәбе электән үк бераз сыек булды. Электән кыю булмады ул. Һаман да шул бара. Хәзер үз фикереңне әйтергә мөмкин өлкәләр бар. Тел турында, милләт турында әйтеп була һәм ул күпмедер дәрәҗәдә әйтелә дә. Ләкин барыбер тирәнлек җитми. Бүген татар матбугатында җиңел генә язу өстенлек итә. Ниндидер тирәнлек, капиталь язу җитеп бетми”, - диде халык язучысы Марсель Галиев.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак язучы Марсель Галиев телне онытмас өчен вакыт-вакыт сүзлекләрне караштырырга кирәк дигән фикердә һәм Марсель Галиев тел, моң бетсә, халык теләсә нинди милләткә әверелә дип саный, дип язган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
Комментарий юк