Татарстанның мәдәният хезмәткәрләренә 100 000 сум акча бирелә
Татарстан районнарында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре 100 000 сум акча алу мөмкинлегенә ия булачак. Әлеге премия Татарстанның авыл җирлекләрендә мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләргә кызыксындыру чарас...
Татарстан районнарында эшләүче мәдәният хезмәткәрләре 100 000 сум акча алу мөмкинлегенә ия булачак.
Әлеге премия Татарстанның авыл җирлекләрендә мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләргә кызыксындыру чарасы буларак тәкъдим ителгән проект кысаларында биреләчәк. Проект өчен тавыш бирү 18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында узды.
Түләүне 30 яше тулмаган, район (авыл) җирлегендә мәдәният өлкәсендә эшләүче яшьләр алачак. Төп шарт – уку йортын тәмамлауның беренче елында мәдәният өлкәсенә эшкә урнашу.
Искәртеп үтик, урта белемле белгечәлгә – 50 000, югары белем алган мәдәният хезмәткәрләренә 100 000 күләмендә премияләр каралган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк