Тинчурин, премьераң белән!
Тинчурин театры мондый да була ала икән!
🎭Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган «Җилкәнсезләр» спектакле.
👌Без әле дә премьерадан алган хисләр дулкынында
🔺Ул сәхнә!Атмосфера!
🔹Костюмнар!Бизәлеш!
🔺Мең дә бер төрле функцияне үти торган әйләнә-өстәл!
🔹Актёрлар составы!
🔺Рокыя!!!
🔹Тинчурин театры мондый да була ала икән!
🔺Яшьләр өметлееее!
🔹Кайтып яңадан бу чорны өйрәнәсе, күбрәк беләсе килә!
🔺Элек куелган “Җилкәнсезләр”не күрәсе иде! (Бу татар сәхнәсендә бишенче куелыш)
🔹Залдан утырып карасак, бу кадәр үк тәэсирләнмәс идек, мөгаен. Аның “интерактив-иммерсив” спектакль булуы – 100 процентка уңышлы алым.
🔺Актардык, актардык... Бу сезонда башка юк икән, карар идем тагын бер-ике тапкыр.
🔹Ну, ярар, киләсе сезонны түземсезләнеп көтәргә, димәк!
🔺Тинчурин театры, син – галәм!Менә син нинди дә була беләсең икән!
🔹Уңышлар!
Фото Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк